Студентлар  Сынлы сәнгать музеенда күргәзмәсендә булдылар — КАВМ Студентлар  Сынлы сәнгать музеенда күргәзмәсендә булдылар - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Студентлар  Сынлы сәнгать музеенда күргәзмәсендә булдылар

8 декабря 2022
217

6 декабрьдә ветеринария медицинасы факультетының 101 төркем студентлары сынлы сәнгать музеенда булдылар.

Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее – Россия Федерациясендәге иң зур региональ сәнгать музейларының берсе. 1958 елда ТАССР Дәүләт  музее картиналары галереясы базасында, А. Лихачевның шәхси сәнгать әсәрләре җыелмасы нигезендә барлыкка килә. Музей 1959 елда ачыла.

Төп фондта 26 меңнән артык картина, графика, сынлы сәнгать, декоратив-кулланма сәнгате әсәрләре саклана. ХV-ХVI йөзләр Европа гравюрасы (А.Дюрер, Л. Лейденский) һәм ХVI-ХVIII йөзләр картиналары (Д. Пулиго, И. Люттихейс, И. Сваненбурх), ХVI йөз борынгы рус икона язуы һәйкәлләре, Д. Левицкий, Ф. Рокотов, И. Репин ясаган портретлар, И. Шишкин, Н. Фешин эшләренең зур җыелмалары, ХХ йөз башы рус авангарды әсәрләре (В. Кандинский, М. Врубель, Н. Гончарова, М Ларионов һ.б.), Татарстан рәссамнары җыелмасы (Б. Урманче, Х. Якупов, И. Зарипов) аеруча зур әһәмияткә ия.


Добавить комментарий

Новости_тат

8 декабря 2022