Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай музеена экскурсия — КГАВМ Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай музеена экскурсия - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай музеена экскурсия

20 октября 2023
32
17, 18 октябрьдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс ( 101, 102, 106
төркемнәр) студентлары чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова белән танылган
татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар.
Г.Тукай әдәби музее Казанның тарихи үзәгендә, Юныс мәйданы янында урнашкан 19
гасыр ахырындагы ике катлы матур йортта урнашкан. Бина архитекторлар Ф.И. Амлонг

һәм Г. Б. Руш проекты буенча төзелгән. Бу Иске Татар бистәсенең иң матур йортларының
берсе.
Габдулла Тукай (1886-1913) — татар шагыйре һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм
тәрҗемәче. Ул татар теле һәм әдәбияты үсешенә зур өлеш кертә. Аның әсәрләре татар
шигърияте һәм дөнья мәдәнияте алтын фондына кертелгән. Музей экспозициясе
Г. Тукайның язмышы һәм иҗаты, Сембер губернасына, Түбән Новгород, Әстерхан, Уфа
шәһәрләренә ясаган сәяхәтләре турында тулы күзаллау бирә. Моннан тыш, ул татар
җәмгыятенең төрле катламнарының гасырлар чигендәге тормышын, ХХ гасыр башында
милли фикер һәм мәдәният үсешен чагылдыра.


Добавить комментарий

Новости_тат

20 октября 2023