Академия ректорының ТР Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашуы
17 ноября 2023
33
2023 елның 15 ноябре
15 ноябрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов республиканың Биектау
һәм Арча районнарында узган «Ветеринариядә цифрлы технологияләр кертү» ТР АХМ
Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашты.
Чаралар барышында катнашучылар Чепчуги авылындагы участок ветеринария пунктында
һәм «Агрофирма Возрождение» ҖЧҖдә булдылар, анда предприятиеләр эшчәнлегенә
цифрлаштыруны кертү белән таныштылар. Аннары капиталь ремонттан соң Арча РГВО
ачылышында катнаштылар һәм Арча районы җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән
таныштылар. Соңыннан «Ветеринариядә цифрлы трансформация» түгәрәк өстәле узды,
анда катнашучылар эшчәнлеккә цифрлаштыруны кертүнең иң мөһим мәсьәләләре
турында фикер алыштылар.
Новости_тат
17 ноября 2023
Академия ректорының ТР Баш ветеринария идарәсе чараларында катнашуы