«Бөек Җиңү варислары» яшьләр форумы — КГАВМ «Бөек Җиңү варислары» яшьләр форумы - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

«Бөек Җиңү варислары» яшьләр форумы

6 декабря 2023
28

Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр региональ иҗтимагый хәрәкәте «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты кысаларында «Бөек Җиңү варислары» яшьләр форумын үткәрде.

Форум кысаларында 30 ноябрь -1 декабрьдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында яшь тикшеренүчеләрнең III Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тарихи хәтер һәм заманча фән: проблемалар, дискуссияләр, яңа карашлар» фәнни-гамәли конференциясе; «Үз героңны табу» мастер – классы; истәлекле күргәзмә булып узды.

Сәламләү сүзе белән форумны КДАТУның тарих һәм философия кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы, профессор Светлана Никонова ачты. Ачылышта шулай ук:

  • КДАТУның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Илфак Вилданов;
  • КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры, Россия тарихи җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлекчәсе Советы рәисе Рамил Хәйретдинов;
  • журналист, эзләнүче, музей хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Черепанов;
  • Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, флот ветераны, офицер-су асты гаскәре, 1 нче ранг капитаны Радий Зарипов;
  • Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы рәисе, КДАВМның философия һәм тарих кафедрасы доценты Ирина Гүзәлбаева чыгыш ясадылар.

Видеоэлемтә аша катнашучыларны КДАТУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Евгений Вдовин һәм Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева сәламләде.

Тантаналы шартларда «Мирас» проекты буенча конкурс эшләрен тәкъдим иткән студентларны һәм форумда актив катнашкан яшь тикшеренүчеләрне дипломнар белән бүләкләү булды.

Форумның максаты — яшь тикшеренүчеләргә, аспирантларга, магистрантларга, студентларга Россия тарихының актуаль проблемалары, яшьләрне патриотик тәрбияләү юнәлешләре, Ватан тарихын фальсификацияләү омтылышларына каршы тору методикалары буенча фикер алышу өчен мәйданчык бирү.

Форум ачылганнан соң, теләге булганнарга югары уку йортының уку үзәкләре буенча экскурсия үткәрелде.


Добавить комментарий

Новости_тат

6 декабря 2023