Ратушада Казан мэры исемле стипендияләр тапшырды — КГАВМ Ратушада Казан мэры исемле стипендияләр тапшырды - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Ратушада Казан мэры исемле стипендияләр тапшырды

26 декабря 2023
37

26 декабрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Казан Ратушасында узган 2023 ел йомгаклары буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасында катнашты.

Казан мэрының исемле стипендияләренә конкурс 1994 елдан бирле укучыларны шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Илсур Метшин музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучыларына, студентларга һәм аспирантларга төрле казанышлары өчен бүләкләр тапшырды.

«Сез Казанның интеллектуаль, иҗади һәм спорт өлкәсендәге өмете дип ышаныч белән әйтергә була, – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы стипендиатларга. — Яшь булуыгызга карамастан, сез инде югары нәтиҗәләргә ирештегез, һәркайсыгыз үз юнәлешендә уникаль булуыгызны расладыгыз.  Бүген без динамик үсештә булган дөньяда яшибез, ул безнең алга көн саен яңа бурычлар куя. Безнең киләчәгебез, шәһәребезнең нинди булуы, республикабыз һәм бөтен илебез үсеше нәкъ менә сезгә бәйле».

«Исемле стипендияләр фәнни казанышлар өчен генә бирелми – конкурсның чикләре киңрәк. Бу залда көндәшләреннән җитезрәк, көчлерәк һәм халыкара һәм Бөтенроссия спорт ярышларында Казанны лаеклы тәкъдим итүче егетләр бар. Ә традиция буенча иң яшь стипендиатлар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәләр – бу безнең йолдызчыклар, алар тамашачыларның куңелләрен музыкаль сәләтләре белән яулап алалар», – диде шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин укытучыларга һәм стипендиатлар тренерларына, югары уку йортлары ректорларына, мәктәп һәм һөнәри белем бирү оешмалары директорларына, шулай ук һәрьяклап ярдәм иткәннәре, кайгыртулары өчен яшь талантларның ата-аналарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ахырда шәһәр башлыгы һәркемгә киләсе 2024 елда бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.


Добавить комментарий