ТАТАГРОЭКСПО 2024 — КГАВМ ТАТАГРОЭКСПО 2024 - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

ТАТАГРОЭКСПО 2024

31 января 2024
38

30 январьда ректор, профессор Рөстәм Равилов җитәкчелегендәге Казан ДВМА делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә катнашты. Утырыш «Казан-Экспо» МВЦда узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башка рәсми затлар озатуында югары уку йортлары, фәнни оешмалар, үзмәшгуль һәм кече хуҗалыклар продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты, шулай ук эре габаритлы техника күргәзмәсен карады.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «ФБК-Консалтинг» ҖЧҖнең дәүләт секторына консультация хезмәтләре күрсәтү департаменты директоры Ирина Дубинина, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова, «Актаныш «Агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Вәлиев, «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДФБУ президенты Рифкать Миңнеханов, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механизация, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Роман Некрасов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ТР Муниципаль берәмлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Чарада катнашучыларга шулай ук авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы эш нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде.

Коллегиядә төп доклад белән Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ныклык сынавы булды. Аларга явым-төшем дефициты, сәнәгать продукциясенә, төзелеш материалларына бәяләр арту, кредитларның кыйммәтләнүе белән очрашырга туры килде. «Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшкән вакытта», — дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Коллегиядә чыгыш ясаганда, Татарстан Рәисе авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм республика уңышларына бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казан ДВМА коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.


Добавить комментарий