«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме 2023 » конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — КГАВМ «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме 2023 » конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме 2023 » конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

1 марта 2024
19
2024 елның 28 феврале
 
28 февральдә Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Татарстан Республикасының
иң яхшы яшь галиме — 2023» Республика конкурсында һәм ТР Фәннәр Академиясе
стипендияләренә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Чара Россия
Федерациясе Фән һәм технологияләр унъеллыгы һәм Татарстанда фәнни-техник үсеш елы
кысаларында уздырылды.
Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе
ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР
Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр
Региональ яшьләр иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Юлия Кариева, ТР
югары уку йортлары ректорлары, эре предприятиеләр вәкилләре, яшь галимнәр,
аспирантлар һәм студентлар катнашты.
Конкурс 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә. Ул яшь галимнәрнең һәм аспирантларның
фәнни потенциалын ачуга ярдәм итә һәм галим һөнәренең җәлеп итүчәнлеген арттыруга
юнәлдерелгән. 2023 елда конкурска югары уку йортларыннан, фәнни һәм җитештерү
оешмаларыннан 250дән артык гариза килгән.
Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы яшь галимнәре һәм белгечләренең
төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ, Татарстан
Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы.
• Җиңүчеләрне берничә номинация буенча билгеләделәр:
«Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы яшь галим»,
• «Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим»,
• «Социогуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим»,
• «Җитештерү тармагының иң яхшы яшь галиме » (фән кандидаты яки фән докторы
дәрәҗәсенә ия катнашучылар өчен);
Казан ДВМАннән ветеринария эшен оештыру кафедрасы доценты Анастасия Васильева
катнашты, ул «Табигый фәннәр өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә 2
урынны алды. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе стипендиясенә дәгъва кылу
конкурсында БСФның 4 курс студенты Оксана Козлова җиңү яулады.
Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Добавить комментарий

Новости_тат

1 марта 2024