Академия укытучылары һәм студентлары Kazan Halal Market Халыкара хәләл ярминкәсендә — КГАВМ Академия укытучылары һәм студентлары Kazan Halal Market Халыкара хәләл ярминкәсендә - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Академия укытучылары һәм студентлары Kazan Halal Market Халыкара хәләл ярминкәсендә

15 мая 2024
27

14 майда академия укытучылары һәм ветеринария медицинасы факультетының 210 һәм 211 төркем студентлары «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market»Халыкара хәләл-ярминкәсен ачуда катнаштылар. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән барлыгы 70 компания тәкъдим ителгән. Ярминкәдә Башкортостан, Мордовия, Чувашия, Оренбург, Киров, Омск, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре, шулай ук Пермь крае җитештерүчеләре катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә хәләл продукциянең дөньякүләм базары динамик үсештә булуын билгеләп үтте. Татарстанда гына да «Хәләл» стандарты буенча 100 дән артык азык-төлек товарлары җитештерүче исәпләнә. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана. Экспорт продукциясен үстерүгә шулай ук хәләл сертификация органнарына таләпләр турында кабул ителгән милли стандарт ярдәм итәчәк. «Бу безнең хәләл-продукцияне чит илләрдә тануга, Ислам таләпләренә һәм нормаларына туры килү гарантиясенә мөһим адым булачак», — дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Kazan Halal Market Халыкара хәләл продукция ярминкәсендә түбәндәге юнәлешләр буенча «Хәләл» продукция тәкъдим ителгән: ат ите, деликатеслар, колбаса, консерва продукциясе; умартачылык продукциясе; җиләк-җимеш, пастила һ.б.; дәвалау үләннәре, чәйләр, варенье; милли кием (баш киеме, Оренбург мамык шәлләре һ. б.); халык кәсепләре (мәчетләрнең 3D модельләре, намазлык, табигый таштан дисбеләр, басма продукция һәм башка сувенир продукциясе).

Укытучылар һәм студентлар төрле сертификацияләү оешмаларыннан һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетыннан ярминкәнең барлык продуктларына хәләл сертификатлар алу тәртибе белән таныштылар.


Добавить комментарий

Новости_тат

15 мая 2024