«Хәтер шәме – 2024» Бөтенроссия акциясе — КГАВМ «Хәтер шәме – 2024» Бөтенроссия акциясе - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

«Хәтер шәме – 2024» Бөтенроссия акциясе

24 июня 2024
11

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. 83 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең тормышы «Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соң» дип бүленгән. Шәмнәр кабызу акциясенең төп идеясе — илнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, һәлак булган солдатларны, халыкны хөрмәт белән искә алу. «Хәтер шәмнәре»нең тагын бер бурычы — тарихи хакыйкатьне саклау, сугыш вакыйгаларын һәм аларны яшь буынның  аңлавы мөһимлеген искә төшерү. Акция консолидацияләү әһәмиятенә дә ия, чөнки ул төрле милләт һәм һөнәр ияләрен берләштерә. Ветераннарны хәтерләгәндә, аларның батырлыклары онытылмас! 22 июньдә бөтен дөньяда Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән һәркем истәлегенә шәмнәр кабызыла.


Добавить комментарий

Новости_тат

19 июня 2024

24 июня 2024