Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XIV слеты — КГАВМ Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XIV слеты - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XIV слеты

13 ноября 2024
31

7-10 ноябрь көннәрендә Уфаның «Химик» мәдәният сараенда Идел буе федераль округы студент отрядларының XIV слеты булып узды. Чарада Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән меңнән артык студент катнашты. Алар арасында Казан ДВМА Студентлар отрядлары штабы данын Дарья Зарвигорова, Екатерина Яндукова һәм Камил Нигъмәтуллин лаеклы якладылар.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр арасында безнең студентлар да бар: Дарья Зарвигорова матбугат хезмәтләре арасында үткәрелгән һөнәри осталык конкурсында 1 урынны, Камил Нигъмәтуллин — авыл хуҗалыгы отрядлары һөнәри осталык конкурсының «Ветеринария» номинациясендә 2 урын яулады. Екатерина Яндукова — авыл хуҗалыгы отрядлары һөнәри осталык конкурсының «Зоотехния» номинациясендә финалист.

Катнашучыларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңадан яңа үрләргә  омтылуларын телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

13 ноября 2024