XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы — КАВМ XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

XLIII «Россия чаңгы юлы» ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы

10 февраля 2025
100

8 февральдә академия студентлары ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы — 2025» массакүләм спорт чарасында катнаштылар. Барлыгы 20,5 мең казанлы массакүләм йөгерүдә теркәлде.

Төп стартлар шәһәрнең өч мәйданчыгында — «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында һәм Каенлыкта (Дәрвишләр) узды.

Әлеге чараның максаты һәм бурычлары булып:

— хезмәт ияләрен һәм укучы яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;

— халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау;

— сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

патриотлык һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү тора.

Академиябез студентларына мондый мөһим вакыйга белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез!


Добавить комментарий

Новости_тат

10 февраля 2025