Каюм Насыйриның тууына 200 ел — КГАВМ Каюм Насыйриның тууына 200 ел - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Каюм Насыйриның тууына 200 ел

7 марта 2025
11
27 февральдән 6 мартка кадәр биотехнология һәм стандартлаштыру
факультетының 1 курс студентлары Каюм Насыйри музеенда булдылар.
Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
14 февральдә күренекле татар галиме — энциклопедист, тарихчы, этнограф,
әдәбиятчы, тел белгече Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды.
Каюм Насыйри — үз халкын дөньяга таныту бурычын тормышка ашыра
башлаган беренче татар галиме, туган телдә китаплар һәм дәреслекләр иҗат
итә, үз хезмәтләрендә көнчыгыш кына түгел, ә бөтендөнья, нигездә, рус
фәненең казанышларын файдалана. Музей экспонатлары арасында 2 томлы
татар теленең аңлатмалы сүзлеге, «Рус-татар грамматикасы үрнәге» (Казан,
1891), «Татарча-русча сүзлек» (Казан, 1878), терминологик сүзлекләр,
арифметика, геометрия, «Гальваника», «Кырык бакча» һ.б. китаплары аерым
игътибарга лаек. Галим төзегән календарьлар зур кызыксыну уята. Ул шулай
ук табигать белеме, география, игенчелек, ботаника, медицина, тарих,
этнография, халык авыз иҗаты буенча фундаменталь хезмәтләре белән дә
билгеле.

Добавить комментарий