Академия рейтингын һәм тәрҗемә журналларда авторларның публикацион активлыгын арттыру — КАВМ Академия рейтингын һәм тәрҗемә журналларда авторларның публикацион активлыгын арттыру - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Академия рейтингын һәм тәрҗемә журналларда авторларның публикацион активлыгын арттыру

1 декабря 2022
223

2022 елның 30 ноябреннән 95 номерлы боерык нигезендә академия рейтингын  һәм тәрҗемә журналларда авторларның публикацион активлыгын арттыру эшенең икенче этабы башланды. Әлеге эш  2022.30.11. алып 2022.13.12. кадәр фән эшләре һәм цифрлы трансформация проректоры, профессор Ежкова А.М., китапханә мөдире Харисова Ч.Ә. һәм китапханә  хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла.

Әлеге чара кысаларында укытучы-профессорлар составы eLIBRARY.RU базасына керүче тәрҗемә журналларның таләпләрен өйрәнү һәм анализлау мөмкинлегенә ия. Алар шулай ук фәнни оешмаларның нәтиҗәлелеген бәяләүче “Ак исемлек”тәге фәнни журналларны  (https://inscience.news/ru/article/discussion/10997), һәм өч категориягә бүленеп (К-1, К-2, К-3), ЮАК исемлегенә кергән басмалардан файдаланырга өйрәнә алалар.

2022.30.11 алып 2022.01.12. кадәр “Физик тәрбия”, “Микробиология, вирусология һәм иммунология”, “Физиология һәм патологик физиология” кафедраларында утырышлар булып узды.


Добавить комментарий

Новости_тат

1 декабря 2022