Татарстан югары уку йортлары арасында шахмат ярышлары — КАВМ Татарстан югары уку йортлары арасында шахмат ярышлары - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Татарстан югары уку йортлары арасында шахмат ярышлары

5 декабря 2022
174

24 ноябрендә Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Олимпия уеннары резервының шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары булып узды. Ярышларда республиканың 15 югары уку йорты студентлары көч сынашты.

Казан ветеринария медицинасы академиясе җыелма командасында Хамидуллина А.Р., Гильмурадов А.М., Гурпынар Д., Мархаева Н.В. катнашты. 7 тур буена һәр команда бер-берсе белән көрәште. Киеренке көрәштә катнашучылар үзләренең барлык осталыкларын һәм иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә тырыштылар. 15 иң көчле команда арасында безнең команда 6 урынны яулады. Казан ветеринария академиясенең җыелма командасы үз категориясендә 1 урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

5 декабря 2022