Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе коллегиясе — КАВМ Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе коллегиясе - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе коллегиясе

27 января 2023
164

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча коллегиясе булып узды.Чара 27 гыйнварда булды. Элеге чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җаббаров башлап җибәрде. 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга иң мөһим бурычлар турында докладлар белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы А. Г.Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе башлыгы И. Н. Галиев чыгыш ясадылар. Академия ректоры, профессор Р. Х. Равилов коллегиядә катнашучыларга «Ветеринария» белгечлеге буенча студентларга белем бирүдә һәм академияне тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруда гамәли юнәлешле алым, шул исәптән Татарстан  Республикасы мәктәпләрендә — 24, Чувашия Республикасында — 1 агрокласс ачу турында сөйләде.


Добавить комментарий

Новости_тат

27 января 2023