Фән көне уңаеннан тантаналы җыелыш — КАВМ <strong>Фән көне уңаеннан тантаналы җыелыш</strong> - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Фән көне уңаеннан тантаналы җыелыш

10 февраля 2023
179

9 февраль 2023

8 февральдә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көне багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Әлеге чарада ректор, профессор Рөстәм Равилов җитәкчелегендәге Казан ДВМА делегациясе дә  катнашты.

Җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, КФУ ректоры Ленар Сафин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты.

Җыелышны Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеге адресына котлау сүзләре белән Мәгъзүм Сәлахов ачты. Ул шулай ук ТР Фәннәр академиясе эшчәнлеге, аның үткән елдагы төп казанышлары һәм якын киләчәктәге бурычлары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җыелышны Фәннәр академиясе мәйданчыгында уздыру Татарстанның бөтен фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграцион функциянең мөһимлеген ассызыклый. Аның фикеренчә, Россия Фәне көне республика өчен аерым әһәмияткә ия.

Соңыннан Татарстан Республикасы Рәисе барлык фән эшлеклеләрен дә һөнәри бәйрәм – Россия фәне көне белән котлады һәм хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.

Чара Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


Добавить комментарий