Икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы Россия фәне көнен билгеләп үтте — КАВМ <strong>Икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы Россия фәне көнен билгеләп үтте </strong> - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы Россия фәне көнен билгеләп үтте

10 февраля 2023
161

2023 елның 7 февралендә Студентлар фәнни түгәрәге кысаларында икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасында Россия фәне көнен бәйрәм итүгә багышланган «авылда кече эшмәкәрлек» дип исемләнгән чара булып узды. Чарада академиянең төрле факультетларыннан 18 студент катнашты. Чара барышында КФХ булдыру һәм үстерү, бизнес-план төзү, авылда бизнес булдырганда дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышу булды. Студентлар әлеге темалар буенча кафедра укытучыларының мәгълүматларын зур кызыксыну белән тыңладылар, шулай ук дискуссиядә актив катнаштылар. Чара нәтиҗәләре буенча бизнес проектларын эшләүне дәвам итү, шулай ук студентлар командалары арасында агымдагы елның мартында «Яшь фермер» интеллектуаль уенын уздыру турында Карар кабул ителде.


Добавить комментарий

Новости_тат

10 февраля 2023

13 февраля 2023