Студентлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда — КГАВМ Студентлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда

16 октября 2023
33

2023 елның 12, 13 октябрендә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс (105, 107, 108, 112 төркем) студентлары танылган татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды. Г.Тукай – хәзерге татар теле һәм милли әдәбиятына нигез салучы. Татарстан башкаласында Г. Тукай журналист булып эшли, шигырьләр яза, публицистика белән шөгыльләнә. Музей 1986 елда, Казан Г.Тукайның йөз еллыгын билгеләп үткәндә төзелгән. Ике катлы бинада шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган, һәм аның Россия шәһәрләре буенча сәяхәтләре турында аерым бүлек бирелгән. Залларда шагыйрьнең фотосурәтләре, аның китаплары, документлары, Тукайның үлгәннән соң ясалган битлеге, шулай ук ХХ гасыр башында вакытлы басмалар куелган. Габдулла Тукайның мемориаль экспонатларыннан кара савытын, баш киемен һәм аның ерак сәяхәтләрендә кулланган саквояжын күрергә мөмкин. Монда шулай ук 1912 елда Санкт-Петербургка сәяхәт вакытында шагыйрь сатып алган карандашлар өчен стакан саклана.


Добавить комментарий

Новости_тат

16 октября 2023