Путра университеты (Малайзия) белән хезмәттәшлек турында килешү төзү — КГАВМ Путра университеты (Малайзия) белән хезмәттәшлек турында килешү төзү - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Путра университеты (Малайзия) белән хезмәттәшлек турында килешү төзү

24 октября 2023
34

23 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Малайзиядә Татарстан Республикасы Раисе вәкилләре һәм югары уку йортлары ректорлары делегациясе составында Малайзиядә үтә торган хезмәттәшлек итү турындагы чарада катнаша.

Чара Татарстан белән Малайзия арасында мәгариф һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү максатларында оештырылды. Сәфәр программасында Малайзиянең югары уку йортларына, шул исәптән аграр профильдәге әйдәп баручы белем бирү оешмасына — Путра Университетына бару каралган. Малайзия АХиПП министры Мөхәммәт Сабуның Татарстанга һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Малайзиягә визиты барышында ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру өчен Путра университеты белән Казан ДВМА һәм КазДАУ арасында өч яклы хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Добавить комментарий

Новости_тат

24 октября 2023