Танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия — КГАВМ Танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсия

26 октября 2023
41

2023 елның 20 октябрендә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс (151, 103, 104 төркем) студентлары күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай музеенда булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.

Габдулла Тукай әдәби музее Казанның тарихи районында — Иске Татар бистәсендә урнашкан. Биредә татар архитектурасының якты үрнәкләре булган күп кенә корылмалар сакланган, күренекле биналарның берсен музей үзе дә биләп тора. Аның экспозициясендә татар шагыйренең шәхесе, аның язмышы һәм иҗаты турында күзаллау бирә торган, шулай ук XX гасыр башында милли мәдәният турында сөйли торган экспонатлар урнаштырылган.

Тукай истәлегенә багышланган берничә музей һәм экспозиция бар, әмма бу әдәби музей шагыйрьнең Казанда булган чорына басым ясый. Нәкъ менә бу шәһәрдә аның шигъри таланты аеруча ачык күренә, күп очракта бу аның яраткан халкы тормышында булган авыр вакыйгаларга җавабы була.

Музейда Тукайның төрле шигырьләр җыентыкларын да күрергә мөмкин, аларның кайберләренең кызыклы тарихы бар. Күпсанлы экспонатлар шагыйрьнең тормыш тарихы, аның катлаулы язмышы, аның карашларына һәм иҗатына йогынты ясаган вакыйгалар, шулай ук тулаем алганда шул чорның мәдәни тормышы үзенчәлекләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Күргәзмәнең бер өлеше шагыйрьнең танылган замандашлары турында сөйли, залларда Хөсәен Ямашев, Габдулла Кариев һәм башка кешеләрнең шәхси әйберләре урнаштырылган.

Моннан тыш, музейда XIX–XX гасырлар чигендә татар җәмгыятенең төрле катлам вәкилләренең тормышына багышланган бүлек бар, биредә аларның көндәлек тормыш предметлары белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, шагыйрьнең шул чор телефонын күрү генә түгел, ә аның шигырьләрен аппарат ярдәмендә тыңлау мөмкинлеге дә бар.


Добавить комментарий

Новости_тат

26 октября 2023