Студентлар татар шагыйре Муса Җәлил музеенда — КГАВМ Студентлар татар шагыйре Муса Җәлил музеенда - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар татар шагыйре Муса Җәлил музеенда

27 октября 2023
41
2023 елның 24-26 октябрендә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс (108, 109,
110, 111, 112, 152 төркем) студентлары татар шагыйре Муса Җәлил музеенда булдылар.
Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Муса Җәлилнең музей-фатиры — татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе
лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлилгә багышланган музей. Торак йорт 1940 елда
архитектор В.А. Дубровин проекты буенча мәгариф, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре
өчен төзелгән.
Музей экспозициясе 5 бүлектән тора, шуларның өчесе мемориаль: М.Җәлил кабинеты,
коммуналь ашханә, торак бүлмә; «Мусада кунакта» интерактив мәйданчыгы; «Шигърият.
Мәхәббәт. Сугыш» экспозицияләре. Экспозициянең мемориаль өлеше шагыйрьнең тол
хатыны Әминә Җәлилова һәм аның замандашлары — шагыйрь С. Хәким, композитор
Н.Җиһанов, язучы Г. Кашшаф истәлекләре буенча торгызылган. Монда шагыйрьнең һәм
аның гаиләсенең шәхси әйберләре, чор әйберләре тәкъдим ителгән. М. Җәлил кабинеты
монда барысы да аның исән чагындагы кебек. Шәхси экспонатлар: Ә.К. Җәлилова бүләк
иткән — 1935 елда Җәлил үзе сатып алган язу өстәле, шагыйрьнең китапханәсе саклана
торган китап шкафы. Мемориаль әйберләр арасында шулай ук 1934 елда сатып алган
мандолина да бар.

Добавить комментарий

Новости_тат

27 октября 2023