Студентлар татар язучысы Шәриф Камал музеенда  — КГАВМ Студентлар татар язучысы Шәриф Камал музеенда  - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар татар язучысы Шәриф Камал музеенда 

13 ноября 2023
40

2023 елның 7-9 ноябрендә ветеринария медицинасы факультеты студентлары татар язучысы Шәриф Камал музеенда булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.

Шәриф Камал музее — республикада татар язучысына багышланган беренче музей. Аны оештыру турында карар 1944 елда ук кабул ителгән, ә рәсми рәвештә ул 1950 елдан эшли башлый. Музей татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән фатирда урнашкан.

Шәриф Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) (1884-1942) — язучы, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, татар әдәбияты классигы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), Ленин ордены белән бүләкләнгән (1940). 1925 елдан Казанда яши һәм эшли.

Музей бинасы XIX гасыр башында төзелгән ике катлы сәүдәгәрләр йорты. 1959 елда бина республика әһәмиятендәге мәдәният һәйкәлләре җыентыгына кертелә. Музей күп еллар дәвамында бинаның бер өлешен генә биләгән. 2019 елның 1 июнендә, 2016-2019 елларда реконструкциядән соң, ул татар китабы йорты буларак ачылды.

Бүген Татар китабы йорты — Шәриф Камалның мемориаль фатирын, «Татар китабы тарихы: пергаменттан санга кадәр», «Танылган татар китаплары», «Татар балалар китабы дөньясы» экспозицияләрен, китапханә — медиаүзәк, коворкинг-зал, музей китап кибете һәм интерактив мини-типографияне үз эченә алган күпфункцияле үзәк.


Добавить комментарий

Новости_тат

13 ноября 2023