Казан ДВМА 6 студенты Россельхозбанк стипендиясенә ия булды — КГАВМ Казан ДВМА 6 студенты Россельхозбанк стипендиясенә ия булды - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМА 6 студенты Россельхозбанк стипендиясенә ия булды

1 декабря 2023
28
2023 елның 30 ноябре
Россельхозбанк Татарстанда ел саен биш ел дәвамында көндезге уку формасындагы
студентлар арасында исемле стипендия алуга конкурс үткәрә. Шул вакыт эчендә банк
Казан дәүләт аграр университетының һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы
академиясенең 65 студентына матди ярдәм күрсәтте. Быел әлеге стипендиягә Казан
ДВМАнең 5 студенты һәм 1 аспирант лаек булды.
Стипендия алу өчен сертификатлар тапшыру тантанасы Россельхозбанкның Татарстан
төбәк филиалында узды. Чарада төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, Н.
Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм
Равилов һәм Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында Ләлә Кудерметова, аграр югары уку йортларыннан яшь
белгечләргә ярдәм итеп, банк АСКның киләчәгенә – икътисадның иң динамик үсеш алучы
тармагына инвестицияләр кертә һәм бу очраклы түгел, дип билгеләп үтте. «Бүген банк
милли икътисадның үсеш векторын билгели, агросәнәгать комплексының төп кредиторы
булып тора. Татарстан аграрийларына финанс ярдәменең яртысыннан күбрәген
Россельхозбанк күрсәтә, ә КФХ кредитлары буенча өлеш 70% тан артык тәшкил итә», –
дип хәбәр итте Татарстан филиалы директоры.
Ул билгеләп үткәнчә, матди ярдәмнән тыш, банк студентларга киләчәктә эшкә урнашуда
да ярдәм күрсәтә. «Я в агро» платформасы аша Россиянең эре агропредприятиеләрендә
стажировкалар һәм сезонлы эш хакы турында мәгълүмат табарга мөмкин. Н. Э. Бауман
исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов
билгеләп үткәнчә, стипендия программасы студентларны яхшы укырга гына түгел, ә
югары уку йортының иҗтимагый, мәдәни-массакүләм эшчәнлегендә дә актив катнашырга
этәрә.
Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев банк белән күпьеллык
хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул кампус проекты, «Фермер мәктәбе», уку
аудиториясен брендлаштыру кебек уңышлы гамәлгә ашырылган уртак проектларны
билгеләп үтте.
2023-2024 елларда бөтен ил буенча 69 аграр югары уку йортыннан 400дән артык укучы
банк стипендиатлары булдылар. Алар РСХБдан 15 мең сум (бакалавриат, белгечлек һәм
магистратура укучылары өчен) һәм аспирантлар өчен 20 мең сум күләмендә стипендияләр
алачак. Ел саен сайлап алу критерийлары булып укуда югары күрсәткечләр, шулай ук
фәнни басмалар, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашу, олимпиадаларда, конкурста
призлы урыннар кебек башка казанышлар булуы тора.

Добавить комментарий

Новости_тат

1 декабря 2023