Студентлар Бакый Урманче музеенда — КГАВМ Студентлар Бакый Урманче музеенда - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар Бакый Урманче музеенда

8 декабря 2023
24
1 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр ветеринария медицинасы факультетының 103, 104,
108-112, 152 төркем студентлары рәссам Бакый Урманче музеенда булдылар. Экскурсияне
чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Музей 1999 елда Татарстан Министрлар Кабинеты карары буенча, Казанда Щапов
урамында ХIХ гасыр ахырында төзелгән ике катлы кызыл кирпеч йортта татар һөнәри
сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан
АССР (1960) һәм РСФСР (1982) халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге
дәүләт бүләге лауреаты (1967) Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) истәлеген
мәңгеләштерү максатында ачылган.
Музей мемориаль комплексны һәм сәнгать күргәзмәсен берләштерә. Б. Урманче
сынлы сәнгатьтә, театр-декорация сәнгатендә, шигърияттә, публицистика һәм
педагогикада зур мирас калдырган шәхес. Музейда Б. Урманченың 70 тән артык әсәре
куелган.
“Б. Урманченың тормышы һәм иҗаты” экспозициясенә сынлы сәнгать әсәрләре:
“Татарстан” триптихы, “Сабан туе” картинасы, “Шүрәле” поэмасы мотивлары буенча
график эшләр һ.б. Татар мәдәнияте әһелләренең – Каюм Насыйри, Дәрдмәнд, Габдулла
Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни һ.б. – гипс һәм мәрмәрдән эшләнгән образлары (бюстлары)
урын алган.
Музей экспозициясендә рәссамның шәхси әйберләре белән мемориаль почмак
булдырылган.

Добавить комментарий

Новости_тат

8 декабря 2023