Казан ДВМА ректоры ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында — КГАВМ Казан ДВМА ректоры ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМА ректоры ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында

11 декабря 2023
24

11 декабрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә утырышында катнашты, ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды. Утырышта 2023 елда Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча эш йомгаклары ясалды һәм 2024 елга план турында фикер алыштылар.

Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе эшчәнлеге, шул исәптән технологик, техник чаралар булдыру, автоматлаштыру, роботлаштыру, производствоны интеллектуальләштерү максатларында цифрлы технологияләр кертү турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук цифрлы технологияләрне производствога кертү мәсьәләләре, «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды.


Добавить комментарий

Новости_тат

11 декабря 2023