Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән очрашты — КГАВМ Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән очрашты - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

20 декабря 2023
27

19 декабрьдә Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның республикадагы югары уку йортлары ректорлары һәм фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән киңәшмәсендә катнашты. 2023 елда уртак эшкә йомгак ясап, киләсе елга планнар билгеләгән чара КФУда узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан мондый очрашуларны үткәрү яхшы традициягә әверелде. «Бүген югары белем бирү системасында зур үзгәрешләр бара. Белемле булу — конкурентлы һәм үз-үзеңне тәэмин итүнең бердәнбер юлы икәне һәркемгә аңлашыла. Башка юллар юк. Быел безнең вузлар зур эш башкарды. Тулаем алганда, Татарстанның югары уку йортлары зур потенциалга ия, бергәләп алга барырга кирәк», — дип ассызыклады республика Рәисе. Республика югары уку йортлары ректорлары советы рәисе, КФУ ректоры Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, югары уку йортларын үстерү өчен төп проект — «Приоритет 2030». Югары уку йортлары тарафыннан инфраструктураны үстерү буенча зур эш башкарылган. Чит шәһәр студентлары өчен шартлар яхшыртылган. Шулай ук очрашу кысаларында региональ фәнни-технологик үсешнең төп проблемалары һәм аларны хәл итү турында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде. РФА Казан фәнни үзәген алга таба үстерүнең өстенлекле юнәлешләре белән учреждение директоры Алексей Калачев таныштырды.


Добавить комментарий

Новости_тат

20 декабря 2023