РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларында физик культура һәм спортны үстерү буенча эшне иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре — КГАВМ РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларында физик культура һәм спортны үстерү буенча эшне иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларында физик культура һәм спортны үстерү буенча эшне иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре

26 декабря 2023
38

2023 уку елында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларында физик культура һәм спортны үстерү буенча эшне иң яхшы куюга Бөтенроссия смотр-конкурсына йомгак ясалды.

 

Казан ДВМАсе:

 

2000 студентка кадәр 15 югары уку йорты арасында «комплекслы зачет» номинациясендә 1 урын;

 

«Кадрлар потенциалы» номинациясендә 2 урын;

 

«Студентлар арасында физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-массакүләм эшне оештыру» номинациясендә 3 урын;

 

«Фәнни һәм укыту-методик эш» номинациясендә 3 урын яулады.

 

Казан ДВМА ректоры Рөстәм Равилов, физик тәрбия кафедрасы мөдире Илдар Вахитов һәм спорт клубы җитәкчесе Мария Смирнова академия студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре арасында физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга керткән өлешләре өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.


Добавить комментарий

Новости_тат

26 декабря 2023