Өстәмә һөнәри һәм читтән торып белем бирү факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру — КГАВМ Өстәмә һөнәри һәм читтән торып белем бирү факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Өстәмә һөнәри һәм читтән торып белем бирү факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру

2 февраля 2024
32
31 январь, 2024
31 январьда академиянең актлар залында өстәмә һөнәри һәм читтән торып белем бирү
факультетын тәмамлаучыларга 36.05.01 — «ветеринария» белгечлеге буенча көндезге-
читтән торып (кичке) һәм читтән торып уку формасында югары белем турында дипломнар
тапшыру тантанасы булды.
Тантананы сәламләү сүзе белән академия ректоры, профессор Рөстәм Равилов ачты.
Аннары чыгарылыш укучыларына дипломнар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы
тәмамлангач, академия ректоры һәм факультет деканы, профессор Оразали Муллакаев
чыгарылыш укучыларын котладылар. Җавап чыгышында берничә чыгарылыш укучысы
академиянең барлык укытучыларына һәм хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Барлык чыгарылыш укучыларын котлыйбыз һәм эшләрендә зур уңышлар телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

31 января 2024

2 февраля 2024