Россия аграр югары уку йортларының XI кышкы Универсиадасы кысаларында дзюдо буенча чемпионат — КАВМ Россия аграр югары уку йортларының XI кышкы Универсиадасы кысаларында дзюдо буенча чемпионат - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Россия аграр югары уку йортларының XI кышкы Универсиадасы кысаларында дзюдо буенча чемпионат

19 февраля 2024
110

15-18 февральдә Самара өлкәсенең Кинель шәһәрендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортларының ХІ кышкы Универсиадасы кысаларында дзюдо буенча чемпионат булып узды.

Россия аграр югары уку йортларының 17 командасыннан 130дан артык спортчы призлы урыннар өчен ярышты. Чемпионатны ачу тантанасында Самара өлкәсенең яшьләр сәясәте министры Сергей Бурцев, «Дзюдо федерациясе» Самара төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Дмитрий Рыжов һәм оешманың беренче вице-президенты Иван Мотынга катнашты.

Шәхси зачетта 2 урынга ФВМФның 405 төркем студенты Алина Гидиятуллина лаек булды. Гомумкоманда зачетында Казан ДВМА 17 аграр югары уку йорты арасыннан 7 урынны яулады!

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

19 февраля 2024