Каюм Насыйри музеенда Туган тел көне — КГАВМ    Каюм Насыйри музеенда Туган тел көне - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

   Каюм Насыйри музеенда Туган тел көне

22 февраля 2024
26

2024 елның 21 февралендә Каюм Насыйри музеенда Халыкара туган тел көне уздырылды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә Казан ДВМАның чит телләр кафедрасы доценты Г. Х. Якупова катнашты.

Чара БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан дөньяда тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү максатыннан игълан ителгән Халыкара туган тел көнен бәйрәм итүгә багышланган. Теләсә кайсы халыкның туган теле аралашу ысулы гына түгел, ә ата-бабалар тарихы, мәдәни үсеш күрсәткече, чор нормалары һәм гореф-гадәтләре дә.

Каюм Насыйри музеенда Туган тел көнен үткәрүдә Казан ДВМА биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 121 төркем студентлары да катнашты.

К. Насыйри күренекле галим, язучы һәм мәгърифәтче үзенең фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәвамында нәфис әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм башка тармаклар буенча күп хезмәтләр бастыра.

Ул календарьлар, үз акчасына дәреслекләр һәм китаплар чыгара, татар балалары өчен мәктәп оештыра, аларны рус теленә өйрәтә. Татар халкы тарихына ул татар милли әдәби теленә нигез салучы буларак кереп кала. Студентлар Каюм Насыйри тормышы һәм иҗаты, һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте һәм халыкның милли үзенчәлеген саклау турында чыгыш ясаучыларны зур кызыксыну белән тыңладылар.


Добавить комментарий