Казан ДВМАдә РФ һәм Татарстан төбәкләренең авылларыннан эшкуарларның XII Бөтенроссия съезды кысаларында чара булып узды — КГАВМ Казан ДВМАдә РФ һәм Татарстан төбәкләренең авылларыннан эшкуарларның XII Бөтенроссия съезды кысаларында чара булып узды - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМАдә РФ һәм Татарстан төбәкләренең авылларыннан эшкуарларның XII Бөтенроссия съезды кысаларында чара булып узды

5 марта 2024
20

4 мартта Казан ДВМАнең актлар залында «Терлекчелек. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча бурычлар» темасына дискуссия булды.

Съезд 4-6 март көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан ДВМА һәм Казан ДАУ мәйданчыкларында уза. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан төбәкләренең татар авылларыннан эшкуарларның XII Бөтенроссия съезды кысаларында оештырылды. Съездда Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 800гә якын кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалык вәкилләре катнаша.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә узган дискуссиядә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов, укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Ленар Заһидуллин,

Ульяновск өлкәсенең башкарма хакимиятеннән Россия Федерациясе сенаторы Айрат Гыйбатдинов һ. б. чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Вәсил Шәйхразиев исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Үз чыгышында ул Россиядә 4200дән артык татар авылы барлыгын, аларның һәрберсе үз яшәү рәвеше белән аерылып торуын ассызыклады.

«Һөнәрләрнең, авылны саклап калу механизмнарының төрлелегенә карамастан, һәр уңышлы татар авылының нигезендә милли тормыш һәм дин ята. Чыгышлар тыңлау форматында гына түгел, ә эчтәлекле әңгәмә, фикер алышу форматында да узсын иде. Авылны үстерү механизмнары мисаллары белән уртаклашырга тәкъдим итәм», — диде ул.


Добавить комментарий

Новости_тат

5 марта 2024