Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » конкурсында катнашуы — КГАВМ Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » конкурсында катнашуы - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентларның Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен… » конкурсында катнашуы

18 апреля 2024
13

2024 елның 17 апрелендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г. Тукайның туган көненә багышланган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип исемләнгән фәнни-иҗади конкурс булып узды. Бәйгедә махсус урта һәм югары йортларыннан килгән студентлар, гомуми белем бирү учреждениеләренең 4-11 сыйныф укучылары  катнашты.

Конкурсның максаты — сәләтле студентларны ачыклау, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, туган телне, әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру.

Безнең академия студентлары түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар:

1 номинация — “Без Тукайлы халык”. Татар студентлары Г. Тукайның шигырьләрен татар телендә сөйләделәр: “Милли моңнар” — Раилә Шаһивәлиева (ВМФ, 101 төркем — I дәрәҗә диплом), — “Ана догасы” — Гадел Сибгатов (БСФ, 121 төркем — II дәрәҗә диплом);

2 номинация — «Тукай моңы — җиһанда» — Г. Тукай шигырьләренең төрле телләргә тәрҗемәсе. Студентлар Г. Тукай шигырьләрен рус телендә сөйләделәр: “Китап” — Рузанна Хисмәтуллина (БСФ, 121 төркем – III дәрәҗә диплом), “Театр” – Эдуард Темерханов (ВМФ, 110 төркем – III дәрәҗә диплом).

Барлык студентлар да дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

18 апреля 2024