Опера һәм балет театрында ветераннар өчен концерт — КГАВМ Опера һәм балет театрында ветераннар өчен концерт - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Опера һәм балет театрында ветераннар өчен концерт

13 мая 2024
20

8 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт булып узды.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

Концертка республиканың барлык районнарыннан ветераннар килде. 500дән артык яшьләр геройларны алкышлар белән сәламләде. Казан ГАВМ студентлары ветераннарны котлауда катнаштылар.


Добавить комментарий