«Зооветеринария фәненең заманча проблемалары һәм казанышлары» конференциясе — КГАВМ  «Зооветеринария фәненең заманча проблемалары һәм казанышлары» конференциясе - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

 «Зооветеринария фәненең заманча проблемалары һәм казанышлары» конференциясе

3 июня 2024
15

30 майда Казан ДВМАнең актлар залында профессор И. Н. Никитинның 90 еллыгына багышланган «Зооветеринария фәненең заманча проблемалары һәм казанышлары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Академия ректоры, профессор Рөстәм Равилов пленар утырышта катнашучыларны сәламләде һәм профессор Иван Никитинның фәнни мәктәбе турында сөйләде. Татарстан Республикасында терлекчелекнең бүгенге хәле турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелюс Баязитов чыгыш ясады.

Хөрмәтле кунаклар булып Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Сельхозснаб Киндери» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Фәнис Гатин, «ФЦТРБ-ВНИВИ» директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Данил Мингалиев, «АПК Продпрограмма» ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллин һ. б. катнашты.

Конференция кысаларында «Август Агро» компаниясенең уку йортлары белән эшләү буенча белгече Дарья Грошева «Терлекчелек һәм “Август — Агро» Бөтенроссия студентлар эшләре конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде. Номинациядә бөтен Россиядән 25тән артык студент катнашты. Акчалата бүләкләр студент яулаган урынга бәйле рәвештә 10-25 мең сум тәшкил итте.

Казан ДВМАсеннән 1-3 курс студентлары призер булды: Камилла Каюмова, Вадим Савин, Шәүкәтҗон Әшрәпов, Виктория Бельская, Дилбәр Ганиева, Ангелина Путилова, Екатерина Цветкова, Роза Балакирева, Евгения Галик, Виктория Обухова, Людмила Фадеева, Екатерина Яндукова, Гомәр Галиәхмәтов һәм Зарина Киямова.

2 урын өчен Диплом һәм 15 мең сумлык сертификатны Аурика Лукеча алды.

1 урын өчен Диплом һәм 25 мең сумлык сертификат Александра Кузнецова һәм Тимур Афанасьевка бирелде.

Чара академиянең мактаулы кунакларына, атказанган хезмәткәрләренә һәм ветераннарына «КДВМА алдындагы казанышлары өчен» һәм «КДВМАнең 150 еллыгы» медальләрен тапшыру белән тәмамланды.

Аннары академия стадионында Сабантуй бәйрәме булып узды. Теләге булган һәркем гирь күтәрү, аркан тарту, армрестлинг, көрәш, дзюдо, сумо һ. б. ярышларда катнашты.

Студентлар активы кунаклар өчен концерт, ә балалар өчен төрле конкурслар оештырды.

Конференциянең икенче көне «Заманча проблемалар һәм зооветеринария фәненең казанышлары» темасына түгәрәк өстәл үткәрүдән башланды. Аннары конференциядә катнашучылар программа нигезендә төрле секцияләрдә эшләрен дәвам иттеләр.


Добавить комментарий

Новости_тат

3 июня 2024