Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар — КГАВМ Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Академия студентлары Россия көненә багышланган акциядә катнаштылар

13 июня 2024
6

11 июньдә ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары 101 төркем кураторы Эльвира Мәһдиева белән бергә Татарстан Республикасында иң зур 75х40 м зурлыктагы Россия флагын ачу акциясендә катнаштылар. Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм иҗтимагый берләшмәләр активистлары тарафыннан оештырылган чара Россия көне алдыннан «Казан» гаилә үзәге янында узды.
Россия көне — Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме, ул ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә. 2002 елга кадәр ул Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көне дип атала иде. Бу илдә иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе.


Добавить комментарий