Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Оксана Лут академиядә — КАВМ Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Оксана Лут академиядә - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Оксана Лут академиядә

28 октября 2024
105

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры  Оксана Лут Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Зяббаров белән  Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә эш визиты ясадылар. Кунаклар академиянең музеен, фәнни-тикшеренү һәм төзелеп килә торган аквакультуралар лабораторияләрен, кафедраларны, уку-укыту аудиторияләрен карадылар.

«Студентлар стартапы» конкурсы җиңүчеләре тәкъдим иткән новатор проектлар кунакларда зур кызыксыну уятты. Оксана Николаевна аларның кайберләре турында тулырак сөйләүләрен үтенде һәм әлеге проектларның югары дәрәҗәдә эшләнүләрен, бик креатив булуларын билгеләп үтте.

Шулай ук министр, аграр белем бирүнең, югары квалификацияле белгечләрнең авыл-хужалыгы үсешендәге роле турында сөйләп, әлеге белгечләрне хәзерләүнең мөһимлегенә дә басым ясады.


Добавить комментарий

Новости_тат

28 октября 2024