Ректорның докторантлар белән очрашуы — КГАВМ Ректорның докторантлар белән очрашуы - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Ректорның докторантлар белән очрашуы

2 ноября 2024
33

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең конференц-залында ректор, профессор Рөстәм Равиловның академия галимнәре белән традицион очрашуы булды, анда докторлык диссертацияләрен башкару планы буенча фәнни-тикшеренү эшләренең агымдагы торышы турында хисаплар тыңланды.

Докладлар белән микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы доценты,

в.ф.к. Фәрит Нургалиев, Н.А. Сафиуллин исемендәге механизция кафедрасы доценты, б.ф.к. Рубин Каюмов һәм ВСЭ кафедрасы доценты, б.ф.к. Ләйсән Якупова чыгыш ясадылар.

Фәнни тикшеренүләрнең тәкъдим ителгән нәтиҗәләре зур кызыксыну уятты, докладчыларга сораулар бирелде һәм аларга җаваплар тыңланды. Ректорның яшь галимнәр белән очрашулары даими характерда, семестрга бер тапкыр була, анда потенциаль докторантлар башкарылган эшләр турында хисап тоталар, барлыкка килгән мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышалар.


Добавить комментарий

Новости_тат

2 ноября 2024