Студентлар татар әдәбияты классигы Ш. Камал музеенда — КГАВМ Студентлар татар әдәбияты классигы Ш. Камал музеенда - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар татар әдәбияты классигы Ш. Камал музеенда

5 декабря 2024
17

26.11.-5.12. ветеринария медицинасы факультетының 1 курс студентлары татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал музеенда булдылар. Экскурсияне чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.

Музейның төп экспозициясе – татар әдәбияты классигына багышланган коллекция. Аны музейга Ш. Камалның кызы З.Ш. Байгилдиева тапшырган. Коллекциягә бик күп архив материаллары һәм документлар, интерьер әйберләре һәм Шәриф Камалетдин улының шәхси әйберләре керә.

Мемориаль экспозициядә кулъязмалар, фотосурәтләр, «Ройяль» фирмасының басма машинкасы, язу өстәле, китап шкафы, рояль, этажерка-вертушка, карета сәгате, тәлинкәле чынаяк, керосин лампасы, стена сәгате, зур китапханә һ.б. күрергә мөмкин. Музей коллекциясенә шулай ук язучы әсәрләренең китап басмалары да керә.

Музейның мемориаль өлешендә прозаик һәм шагыйрь яшәгән шартлар тудырылган. Фатир интерьеры талантлы татар әдәбиятчысының тормыш рәвешен һәм көнкүреш үзенчәлекләрен тулысынча чагылдыра. Интерьер Шәриф Камалның замандашлары булган барлык Казан зыялыларына да хас.

Язучы яшәгән елларда бу фатир иҗади шәхесләрнең — әдәбиятчыларның, актерларның, композиторларның даими очрашу урынына әверелә. Төрле вакытларда Шәриф Камалетдин улына татар, рус, алман язучылары һәм драматурглары Муса Җәлил, Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Александр Фадеев, Фридрих Вольф һ. б. килә.


Добавить комментарий

Новости_тат

5 декабря 2024