Казан ДВМА ректоры фәнни форумда катнашты — КГАВМ Казан ДВМА ректоры фәнни форумда катнашты - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМА ректоры фәнни форумда катнашты

5 декабря 2024
13

Бүген Казан ДВМА ректоры, профессор Рөстәм Равилов «Заманча инновацион чакырулар контекстында төбәк энциклопедистикасы» Халыкара фәнни форумының пленар утырышында катнашты.

Форум Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм М. Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан оештырылды. Институт оешуга 30 ел тулуга һәм ТАССР Министрлар Советы рәисе М.Ш. Шәймиевнең «Татар совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында»гы карары чыгуга 35 ел тулуга багышланган чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында узды.

Форумның максаты — хәзерге Россия һәм дөнья энциклопедияләренең оешу һәм үсү тарихы белән бәйле киң колачлы сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу.


Добавить комментарий

Новости_тат

5 декабря 2024