Казан ДВМА ректорының беренче курс студентлары белән очрашуы
5 декабрьдә академиянең акт залында академия ректоры, профессор Рөстәм Равиловның беренче курс студентлары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары белән планлаштырылган очрашуы булды. Чарага 300дән артык студент җыелды. Очрашуда шулай ук укыту-тәрбия эшләре һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Ленар Заһидуллин, ВМФ деканы Фәрит Нургалиев, БСФ деканы Рифат Хисамов, УҺБФ деканы Дамир Хәйруллин, шулай ук вузның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Үзенең чыгышы вакытында Рөстәм Хәмәт улы студентларның уку, фәнни һәм укудан тыш эшчәнлектәге мөмкинлекләре, перспективалары һәм казанышлары турында сөйләде. Ул шулай ук аларны академия тормышында актив катнашырга өндәде.
9 декабря 2024
Казан ДВМА ректорының беренче курс студентлары белән очрашуы