Казан ДВМАдә «Идел буе умартачылары форумы — 2024»   — КГАВМ Казан ДВМАдә «Идел буе умартачылары форумы — 2024»   - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМАдә «Идел буе умартачылары форумы — 2024»  

11 декабря 2024
18

Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында. «Идел буе умартачылары форумы — 2024» булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан умартачылары төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин, АПК идарәсенең дәүләт, федераль һәм төбәк структуралары вәкилләре, умартачылар Ассоциациясе җитәкчеләре, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләре һәм умартачылар катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, умартачылык тармагы — республика авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларының берсе, шуңа күрә Министрлык, агросәнәгать комплексы учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары әлеге юнәлешне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм һәртөрле ярдәм күрсәтү белән кызыксына. «Умартачылык — авыл хуҗалыгының мөһим өлеше. Без исә аңа һәрдаим игътибар бирәбез, шартлар тудырырга тырышабыз. Татарстанда бал шактый күп җитештерелә, әмма безнең үз брендыбыз юк. Без Татарстан балын популярлаштыру мәсьәләсен бергәләп хәл итәргә тиеш», — диде Марат Җәббаров.

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов «Татарстан Республикасы умартачылыгының агымдагы торышына һәм аның үсеш перспективаларына анализ» темасына чыгыш ясады. Ул умартачылыкны тотрыклы үстерү һәм республика халкын сыйфатлы умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен куелган бурычларны билгеләп үтте. Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков умарталарның пестицидлар, агрохимикатлар белән агулануын кисәтү турында сөйләде һәм 2025 елга Татарстан Республикасы агрономнары алдында бурычлар билгеләде. Форумда шулай ук умартачылык продукциясенең сыйфатын мониторинглау, энтомофиль культураларны биологик яклау, умартачылыкны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.


Добавить комментарий

Новости_тат

11 декабря 2024