Чыгарылыш курс студентларының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, БВИ һәм «Элита» БНП» вәкилләре белән очрашуы — КГАВМ Чыгарылыш курс студентларының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, БВИ һәм «Элита» БНП» вәкилләре белән очрашуы - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Чыгарылыш курс студентларының Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, БВИ һәм «Элита» БНП» вәкилләре белән очрашуы

31 января 2025
11

2025 елның 30 январе

Бүген академиянең актлар залында чыгарылыш курс студентларының эш бирүчеләр

вәкилләре белән мөһим очрашуы булып узды.

Чарада академия ректоры, профессор Рөстәм Равилов, Татарстан Республикасы Авыл

хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан

Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз

Хисаметдинов һәм «Элита» БНП» АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.

Фикер алышу кысаларында агросәнәгать комплексын үстерүнең төп мәсьәләләре һәм авыл

хуҗалыгы өлкәсендә яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар күтәрелде.

Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, быел республика территориясендә «Азык-төлек

иминлеген технологик тәэмин итү» инициативасы кысаларында технологик лидерлыкны

тәэмин итүгә юнәлдерелгән яңа милли проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аның

структурасына ике федераль проект керде: «АПКда кадрлар һәм «Бик мөһим фермент

препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, шулай ук технологик ярдәмче чаралар

җитештерү».

Очрашу азагында студентлар эшкә урнашу, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, органик

продукция җитештерү, шулай ук сөткә, йомыркага һәм майга бәяләрнең артуы турында

сораулар бирделәр.


Добавить комментарий

Новости_тат

31 января 2025