Казан ДВМА ректоры Россия фәне көненә багышланган чарада катнашты — КГАВМ Казан ДВМА ректоры Россия фәне көненә багышланган чарада катнашты - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан ДВМА ректоры Россия фәне көненә багышланган чарада катнашты

12 февраля 2025
250

11 февральдә Казан дәүләт ветеринария медицинасы ректоры, профессор Рөстәм Равилов Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Сезне беркайчан да иҗади рух һәм фән өлкәсендә прогресска омтылыш ташламасын. Җиңел булмаган, әмма бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», — диде  Татарстан Рәисе республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләренә.

Чарада безнең төбәктә фәнни-технологик үсеш елына йомгак ясалды һәм, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештырган «Фәнни алгарыш» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бу галимнәрнең казанышларын билгеләп үтү һәм яшь буынны фәндә яңа казанышларга илһамландыру мөмкинлеге. Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысын да тагын бер кат Россия фәне көне белән котлады.


Добавить комментарий

Новости_тат

12 февраля 2025