Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — КГАВМ Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Студентлар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында

14 февраля 2025
308
13 февральдә биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 1 курс студентлары
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булдылар. Экскурсияне
чит телләр кафедрасы доценты Гөлзидә Якупова оештырды.
Студентлар татар классигы А.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча
спектакль карадылар. Сәхнәдә татар кызының куңел кичерешләре, авыр балачагы, уку
вакыты, яраткан кешесе белән аңлашылмаучанлыгы һәм алга таба авылда яшәве
вакыйгалары яктыртыла. Гаилә кыйммәтләре һәм кеше гамәлләре турындагы әсәр бүгенге
көндә дә актуальлеген югалтмый һәм татар әдәбиятында танылган әсәрләр рәтенә керә.

Добавить комментарий

Новости_тат

14 февраля 2025