Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды — КГАВМ Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды

6 марта 2025
191

25 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме — 2024» конкурсы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең студентлар стипендияләре лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

2024-2025 уку елының көзге-кышкы семестрында студентлар стипендияләре конкурсында 15 җиңүченең берсе ВМФның 4 курс студенты Анна Бережная булды. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов тапшырды.

ТР Фәннәр академиясенең стипендиясе фәннәрнең гуманитар, табигый, техник тармаклары буенча югары белем бирү мәгариф учреждениеләре студентларының фәнни эшләр конкурсларында, уку һәм фәнни эшчәнлекләрендә яхшы һәм бик яхшы уңышларга ия булганнарына билгеләнә.

Аннаны җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба фәнни һәм иҗат эшчәнлегендә уңышлар телибез!


Добавить комментарий

Новости_тат

6 марта 2025