«Рысссь» хәрәкәте активистларының «ЭКОволна» форумында катнашуы
13-15 май көннәрендә «Чиста булачак» яшьләр экология оешмасының ІХ республика форумы булып узды.
«Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтының «Рысссь» экологик хәрәкәте активистлары форумны оештыручылар да, катнашучылар да булды.
13 майда форум кысаларында яшьләр берләшмәләре арасында «Бер-береңә экология турында» IV Республика экологик проектлар конкурсының финалы булып узды. Эксперт жюри һәм мәртәбәле кунаклар алдында финалга чыккан проектлар тәкъдим ителде.
Конкурсның экспертлары:
Дамир Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы;
Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары;
Азат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы;
Диләрә Сатикова, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы рәисе.
«Бер-береңә экология турында» IV Республика социаль әһәмиятле проектлар конкурсы кысаларында безнең студентлар «Сакла. Оештыр. Булдыр» проектын гамәлгә ашыруда грант оттылар.
Котлыйбыз һәм горурланабыз!
22 мая 2025
«Рысссь» хәрәкәте активистларының «ЭКОволна» форумында катнашуы








