Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау — КАВМ Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау - ФГБОУ ВО Казанский ГАУ Институт "Казанская академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана"

Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау

2 июня 2025
279

«Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясе» институтын тәмамлаучылар өчен шатлыклы да, шул ук вакытта күңелләрдә моңсу хисләр дә тудырган соңгы кыңгырау чарасы булып узды. Әлеге чара һәр студент тормышында мөһим вакыйга — ул студент елларының тәмамлануы һәм һөнәри үсешнең яңа этабы башлану.

Институт директоры Рөстәм Равилов, Казан дәүләт аграр университетының яшьләр сәясәте һәм тәрбия эше буенча проректоры Ленар Заһидуллин, «КВМА» институты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Фәйзрахманов, шулай ук директор урынбасарлары Фәрит Нургалиев, Рифат Хисамов һәм Рубин Каюмов студентларга тәбрикләү сүзләрен һәм теләкләрен җиткерделәр.

Уку елларында күп кенә студентлар университет һәм шәһәр чараларында актив катнаштылар. Бигрәк тә „Шатлык“ балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның Мактау грамоталарына һәм Рәхмәтенә лаек булган студентларның төрле мәдәни һәм хәйрия чараларын оештыруда сизелерлек ярдәм күрсәтүен билгеләп үтәсе килә.

Академияне уңышлы тәмамлаулары белән студентларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен телибез!



Добавить комментарий

Новости_тат

2 июня 2025