Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә — КГАВМ Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә

14 декабря 2020
723

2020 елның 8 декабрь көнне Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәгендә Татарстан Республикасы югары уку йортларында татар телен һәм мәдәниятен саклау мәсьәләләре буенча югары белем бирү мәгариф оешмалары ректорларының киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты рәисе М.Г. Әхмәтовның сәламләү сүзе белән башланып китте.

Киңәшмәдә һәр югары уку йортының үз программасы нигезендә татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә уку-укыту, төрле әдәби, мәдәни чаралар үткәрелергә тиешлеге ассызыкланды.

Институтның мәдәният үзәгендә, чарада катнашучылар хозурына, татар халкының көнкүреш кирәк-яраклары, киемнәре, чүпләмле сөлгеләр, чигүле эскәтерләр тәкъдим ителгән. Китапханә татар язучыларының әсәрләре, танылган җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре турындагы китаплар белән тулыландырылган. Шулай ук татар шамаилләре, Казан күренешләре сурәтләнгән рәсем күргәзмәсе дә күңелдә матур тәэсир калдыра.  Институтның актлар залында татар телендә җырлар җырланды, шигырьләр тыңланды.


  1. Состоялось совещание ректоров вузов по вопросам сохранения татарского языка и культуры

    8 декабря 2020 года в Центре татарской культуры Казанского кооперативного института состоялось совещание ректоров образовательных организаций высшего образования по вопросам сохранения татарского языка и культуры в высших учебных заведениях республики Татарстан.

    Совещание началось с приветственного слова заместителя председателя Государственного Совета Республики Татарстан, председателя комитета при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка М. Г. Ахметова.

    На совещании было подчеркнуто, что каждый вуз в соответствии со своей программой должен проводить образовательные, литературные, культурные мероприятия, направленные на сохранение и развитие татарского языка.

    В культурном центре Института перед участниками мероприятия были представлены предметы быта татарского народа, одежда, полотенца, вышитые эскизы. Библиотека пополнена произведениями татарских писателей, книгами об известных певцах, деятелях культуры. Также впечатляет выставка рисунков с изображением татарских Шамаилов, казанских пейзажей. В актовом зале Института прозвучали песни на татарском языке, стихи.

Добавить комментарий

Новости

14 декабря 2020