Җиңү диктанты — КГАВМ Җиңү диктанты - Казанская государственная академия ветеринарной медицины имени Н.Э. Баумана

Җиңү диктанты

26 апреля 2024
2

26 апрельдә Казан ДВМА «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясен үткәрү мәйданчыкларының берсе буларак чыгыш ясады.

Бу чара совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы турында хәтерне саклауга багышланган, чөнки В. Путин билгеләп үткәнчә, үз тарихыңны тирән белү, Ватанның бөек патриотик, рухи, мәдәни мирасына хөрмәтле, сакчыл мөнәсәбәт кенә үткәннән дөрес нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Чара 11.00 сәгатьтә, диктантта катнашырга теләүчеләрне теркәүдән башланды. Теркәлгәннән соң, барлык катнашучылар чараның тантаналы өлешен турыдан-туры Мәскәүдән трансляцияләүгә кушылды. Диктант башланыр алдыннан чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Герман Лернер, Казан ДВМА үсеш һәм цифрлы трансформация проректоры Рамил Фәйзрахманов һәм философия һәм тарих кафедрасы доценты Роман Смирнов котладылар.

Диктант 45 минут дәвам итте һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган 25 сорауны үз эченә алды. Аны тәмамлагач, барлык материаллар да философия һәм тарих кафедрасы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшырылды.


Добавить комментарий